news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин бизнесны мобилизацияләнүчеләр өчен яңа ташламалар әзерләүдә булышырга өндәде

Россиядә мобилизацияләнгән гражданнар өчен ярдәм чараларының бер өлеше эшләнгән. Әмма алар өчен ташламаларны киңәйтергә кирәк, дип саный РФ Премьер-министры Михаил Мишустин.

Ул билгеләп үткәнчә, барлык чакырылучылар да үз хезмәт гарантияләре өлкәсендә генә түгел, ә, әйтик, ипотека һәм башка оештыру мәсьәләләрендә дә якланган булырга тиеш.

«Монда да бизнес вәкилләреннән, эре компанияләрдән, профсоюзлардан, экспертлардан тәкъдимнәр сорала. Хәрби хезмәткәрләребезгә лаеклы ярдәм күрсәтү өчен, уртак эшкә кушылырга чакырам», — дип белдерде ул VII Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасында катнашучыларга юлланган видеомөрәҗәгатендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100