news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мишустин балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен катгыйландыра торган карарны имзалады

Россиядә балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен катгыйландырдылар. РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин имзалаган карар нигезендә, лямкалар, адаптерлар, фиксаторлар, иминлек каешындагы махсус җайланмалар хәзер «балаларны тотып тору системасы» булып саналмый.

«Лямкалар, прәшкәле сыгылмалы элементлар, адаптерлар, фиксаторлар, иминлек каешындагы махсус җайланмалар һ.б. балаларны тотып торучы системалар (җайланмалар) булып саналмый», – диелгән карарда.

Документта билгеләп үтелгәнчә, балаларның гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китерү куркынычын киметү максатыннан аларны транспорт чарасында йөртү өчен билгеләнгән конструкция балаларны тотып тору системасы дип таныла.

Шул хактагы билгеләмәләр юл хәрәкәте кагыйдәләрендә урын алачак.

Балаларны тотып торучы системаларга карата таләпләр Таможня берлегенең «Тәгәрмәчле транспорт чараларының иминлеге турында»гы техник регламенты белән билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot