Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мишустин «авыл ипотекасы»ның вакыты чикләнмәгән чорга озайтылуын игълан итте
Премьер-министр Михаил Мишустин «Авыл ипотекасы» программасының озайтылуы турында хәбәр итте. Моңа кадәр ул быел тәмамланыр дип көтелгән иде. «Российская газета» шул турыда яза.
«Хәзер аның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән. Авыл халкы йорт сатып алу яки төзү өчен кредитлар рәсмиләштерә алачак, программага өлгермибез дип курыкмыйча», – диде Хөкүмәт башлыгы. Бу турыда ул «Среда для жизни» («Тормыш өчен тирәлек») форумының пленар утырышында белдерде.
Программа кысаларында кредит ставкасы элеккечә калачак – 3 проценттан артмый, дип ачыклык кертте Мишустин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз