news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин 5 процентлы сәнәгать ипотекасын бирә башлауны 9 июньгә кадәр хәл итәргә кушты

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин кече һәм урта бизнесны үстерүгә багышланган киңәшмә барышында сәнәгать ипотекасын еллык 5 процент ставка белән эшләтеп җибәрү мәсьәләсен хәл итеп бетерергә кушты. Бу хакта Хөкүмәт матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тиешле йөкләмә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Финанс министрлыгына, Икътисади үсеш министрлыгына һәм кайбер төбәк җитәкчеләренә кушылган, аны 9 июньгә кадәр үтәргә кирәк.

Ташламалы кредитлар предприятиеләргә турыдан-туры сәнәгать девелоперыннан күчемсез милек сатып алу өчен биреләчәк.

Эш РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча сәнәгать ипотека механизмын гамәлгә ашыру өчен алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100