news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин: 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала өчен пособиеләргә 70 млрд сум чамасы юнәлтелгән

21 июньгә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр 3,5 миллион балага билгеләнгән, дип хәбәр итте премьер-министр Михаил Мишустин. Түләүләрнең гомуми күләме 70 миллиард сум чамасы тәшкил иткән. «Российская газета» шул турыда яза.

Хөкүмәт башлыгы шулай ук хезмәт базарына ярдәм итү чараларын финанслау турында да сөйләде. Төбәкләр бу максатларга 40 миллиард сумга якын акча алган.

Аерым алганда, эштән китү куркынычы янаган хезмәткәрләр мәшгульлек хезмәте аша яңадан укыту уза, квалификация күтәрә, алар өчен вакытлыча эш урыннары булдырыла, дип искәртте премьер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100