news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мишустин: 2025 елдан минималь хезмәт хакы күләме 16,5 проценттан да артачак

Мишустин: 2025 елдан минималь хезмәт хакы күләме 16,5 проценттан да артачак
Фото: © «Татар-информ»

Минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) 2025 ел башыннан 16,5 проценттан артыкка күтәрелә һәм 22440 сум тәшкил итәчәк, 2030 елга күрсәткеч 35 мең сумга җитәргә тиеш. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде, дип яза РИА Новости.

«Россия Президенты карары нигезендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен алдан арттыруны тәэмин итәргә кирәк. Искәртик, 2030 елга ул 35 мең сумга җитәргә тиеш. Киләсе ел башыннан минималь хезмәт хакы күләме 16,5 проценттан артыкка артачак, 22440 сум тәшкил итәчәк», - диде Мишустин РФ Хөкүмәте утырышында.

Министрлар Кабинеты җитәкчесе өстәп әйткәнчә, бу 4 миллионнан артык хезмәткәрнең хезмәт хакын арттырырга ярдәм итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot