Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мишустин: 2025 елда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 15 процентка артачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
2025 елда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) 15 процентка индексацияләнә. Бу хакта Россия Хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин белдерде, дип яза «Татар-информ».
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 19242 сум дәрәҗәсендә теркәлгән. Димәк, киләсе елда аны якынча 22128 сумга кадәр күтәрергә кирәк була.
Искәртик, киләсе елдан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен хезмәт базарында медиана хезмәт хакыннан санаячаклар.
Мишустин әйткәнчә, алга таба хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен арттыру - иң мөһим бурычларның берсе.
«Киләсе елдан ул медиана эш хакы белән бәйле була, аны икътисад өлкәсендә эшләүчеләрнең күбесе ала, һәм бу күрсәткечнең яртысын диярлек тәшкил итәчәк», - диде сәясәтче.
Моннан тыш, 2023 елда Россиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 35 мең сумнан да ким булмаячак.
Россия Президенты Владимир Путин хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен ике тапкыр арттырырга кушты. Апрельдә ул профсоюзлар съездындагы чыгышында Росссиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 35 мең сум булырга тиешлеген әйткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз