news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин: 1 апрельдән социаль пенсияләр 14,5 проценттан күбрәккә индексацияләнәчәк

Агымдагы елның 1 апреленнән Россиядә социаль пенсияләр 14,5 проценттан күбрәккә артачак. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында хисап белән чыгыш ясаганда искәртте, дип хәбәр итә ТАСС.

«Россия гаиләләре – ул безнең кайгыртуга мохтаҗ булган өлкән буын кешеләре, безнең әбиләр һәм бабайлар да. Апрельдән социаль пенсияләр 14,5 проценттан күбрәккә артачак», - дип билгеләде ул.

«Без гражданнар үзләренә тиешле акчаларны вакытында алуны игътибар белән күзәтәбез», – дип ышандырды хөкүмәт башлыгы.

Мишустин шулай ук өстәп әйткәнчә, 2025 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре башта 7,3 процентка арттырылды. Аннары Россия Президенты Владимир Путинның йөкләмәсе нигезендә пенсияләр, инфляция күрсәткече югары булу сәбәпле, 9,5 процентка кадәр өстәмә рәвештә индексацияләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100