news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Миссис Татарстан-2025» финалистлары «Әдәби кафе»да шигырьләр укыды

«Миссис Татарстан-2025» финалистлары «Әдәби кафе»да шигырьләр укыды
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Бүген «Әдәби кафе»да «Миссис Татарстан-2025» конкурсы финалистлары яраткан шигырь һәм проза өзекләрен укыды. Әниләр көне алдыннан «Киң күңелле йөрәктән – китап» хәйрия акциясен Татар китап нәшрияты медиапродюсеры Венера Шәмсетдинова уздырды.

«Бүген монда «Миссис Татарстан-2025» конкурсы финалистлары җыелды. Без хәйрия акциясе үткәрәбез – китаплар тутырылган тартмалар җыячакбыз һәм аларны балалар йортларына тапшырачакбыз. Моның өчен кызлар «Әдәби кафе»да китаплар сатып алачак. Шулай ук һәр катнашучы үзенең яраткан әсәрләрен укып күрсәтәчәк», – дип сөйләде чара башланганчы Венера Шәмсетдинова «Татар-информ»га.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Венера Шәмсетдинова «II Вице-миссис Татарстан-2025» титулын яулаган. Кырымда узган «Миссис Евразия» халыкара гүзәллек конкурсында ул «Ак чәчәкләр патшабикәсе» исеменә лаек булган. Бу номинация актив хәйрия эшчәнлеге алып баручы ханымнарга бирелә. Конкурста катнашучылар үзләренең кул эшләнмәләрен саткан, ә кергән акчаны хосписка тапшырган. Шәмсетдинова бүген чарага таҗы белән килгән, ә таҗдагы эре кызыл ташлар, аның сүзләренчә, хуҗасының кайнар йөрәген символлаштыра.

«Мин деменциядән интегүче өлкәннәргә ярдәм итәм, картлар йортларына барам, иҗади кичәләр уздырам, китаплар укыйм», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә.

«Мисс Татарстан» оешмасы президенты Изольда Сахарова очрашуда «Миссис Татарстан» конкурсы гаиләле, төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән хатын-кызлар өчен үткәрелүен әйтте.

«Уңышлы хатын-кыз үз үрнәге белән башкаларны да илһамландыра ала, шул исәптән тормыш кыенлыкларын җиңүдә дә», – ди Сахарова.

news_right_1
news_right_2
news_bot