Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Миссис Казан – 2025» Адилә Закирова: 100 гүзәл хатын-кыз өчен хәйрия проектын үткәрдек
«Миссис Татарстан – 2025» бәйгесе гүзәлләре Әниләр көне алдыннан Татмедиа бинасында «Юмарт күңелдән китап» дигән хәйрия акциясен уздырды. Шунда «Миссис Казан – 2025» Адилә Закирова үзенең хәйрия проекты турында сөйләде.
«Бу елда, сентябрьдә, без «Мин тормышны сайлыйм» дигән зур хәйрия проектын үткәрдек. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган хатын-кызлар һәм махсус операциядә катнашучы ирләрнең хатыннары өчен иде. Анда 100 гүзәл хатын-кыз катнашты. Һәр хатын-кызга үзләренең хатын-кыз, әни генә түгел, ә иң мөһиме – шәхес булуларын искә төшерергә мөмкинлек булды. Безгә психолог килде, төрле беләзекләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Визажист эшләде. Һәм һәр хатын-кыз уңай эмоцияләр һәм тормышында куллана алачак яңа күнекмәләр алды, – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Татмедиа»да үткән акция кысаларында гүзәлләр үзләренең яраткан шигырьләре яисә әсәрләреннән өзекләр укыды. Адилә Закирова татар телендә Роберт Миңнуллинның «Әни кирәк» шигырен укуы белән аеруча истә калды.
«Шигырьне татарча укыргамы, әллә русчамы дип, сайлау алдында калдым. Ләкин мин «Миссис Казан – 2025» булгач, рус телендә сөйли алмадым, мин татар телендә шигырь сайларга булдым. Роберт Миңнуллинның «Әни кирәк» шигыре. Бу шигырьне мине һәрвакыт хуплаучы һәм барлык фикерләремне дә кабул итүче әбиемә багышладым. Минем әбиемнең исеме Зөһрә. Ул абыстай, ике тапкыр хаҗда булды. Мин шул әбием белән үстем. Ул минем белән һәрвакыт татарча сөйләште. Шуңа күрә мин татар телен бик яратам, – диде ул.
Ул бәйгедә җиңүенең үз-үзенә ышанычны арттыруы һәм көч бирүе турында сөйләде. «Әлеге титул миңа көч бирде. Шуңа күрә мин дусларым белән социаль хәйрия проектлары эшли башладым», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз