Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Миссис Грация» титулы иясе Ләйсән Җиһаншина балаларга «Әлифба» бүләк итте
«Миссис Татарстан – 2025» бәйгесе гүзәлләре Әниләр көне алдыннан Татмедиа бинасында «Юмарт күңелдән китап» хәйрия акциясен уздырды. Матурлык бәйгесе җиңүчеләре яраткан әсәрләреннән өзекләр укыды һәм Казан балалар йортларына тапшыру өчен китаплар сатып алды.
Акциядә катнашкан «Миссис Грация» титулы иясе Ләйсән Җиһаншина балаларга бүләк итәргә «Әлифба» китабы сайлады. Ул балаларның шушы китап ярдәмендә татарча сөйләшергә өйрәнүен теләвен әйтте.
«Китап кибетенә кергәч, күзем «Әлифба»га төште. Ул кечкенә чактагы хатирәләремә алып кайтты. Шушы китап белән хәрефләр танырга, беренче сүзләребезне укырга өйрәндек. Балалар йортындагы балалар да беренче хәрефләрен, сүзләрен «Әлифба»дан укырга өйрәнсеннәр иде», – диде Ләйсән Җиһаншина.
Аның сүзләренчә, гүзәлләр сатып алынган китапларга балалар йортларындагы сабыйларга җылы теләкләрен җиткереп, сәлам хатлары да язачак.
Ләйсән үз эшендә татар телен популярлаштыру тарихын да сөйләде.
«Мин 22 яшьтә «Оргсинтез»га килдем. Кабинетка килеп кердем, ә анда татар хатыннары, татар кызлары, татар апалары да русча сөйләшә. Мин моңа бик гаҗәпләндем. Ике-өч елдан соң безнең зур коллективта хәтта рус апалары да, миңа карап, татарча сөйләшә башлады. Милли элементлы киемнәрем дә бар. Аларны бик матур итеп эшкә киеп барам. «Оргсинтез» күпләргә тимердәй салкын әйбер булып күренә, ләкин мин эшкә рәхәтләнеп йөрим, татарча сөйләшәм, татарча киемнәр киям», – ди ул.
Әлеге заводта Ләйсән ире белән бергә эшли. Башта икътисадчы була, аннары декрет ялыннан соң цехка, металл белән эшләүгә күчә. Аның коллективы – ир-ат токарьләр, слесарьләр, электромонтёрлар. «Хатын-кызларга хас җентеклелек белән мин аларга нинди металл алырга, аны күпме күләмдә алырга, кайда җибәрергә икәнен билгелим», – дип аңлатты ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз