news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мисс Татарстан” президенты Татарстан кызларын нинди яклары белән аерылып торуын әйтте

Изольда Сахарова фикеренчә, әлеге конкурста катнашып, кызлар камилләшә һәм тормышка өйрәнәләр.

“Мисс Татарстан” президенты Татарстан кызларын нинди яклары белән аерылып торуын әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Мисс Татарстан” иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова Татарстан кызлары гүзәллекләре һәм ышанычлы булулары белән аерылып тора дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” уздырган матбугат конференциясендә әйтте.

“Егерме ел дәвамында безнең катнашучылар Халыкара конкурслардан Татарстанга һәм Россиягә күпсанлы җиңүләр алып кайтты. Шуңа күрә Татарстан кызлары чибәр дә һәм ышанычлы да”, - диде Изольда Сахарова.

“Мисс Татарстан – 2019” конкурсы ул – безнең мәктәбебез. Ул өч яшьлек балалардан алып яшүсмерләргә кадәр яшь буенча бүленеп, төрле юнәлешләрдә шөгыльләнә. Без матур булырга өйрәтәбез. Моннан тыш, укытуга этикет, сөйләм культурасы, стиль, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту һ.б. керә. Бу кагыйдәләрне кызларга гына түгел, егетләргә дә өйрәтәбез”, - диде ул.

“Мисс Татарстан” проекты матур кызларны җыеп, Татарстан сәхнәсеннән күрсәтү максатыннан түгел, ә тәрбияви максаттан оештырыла. Шуңа күрә дә безнең конкурска 14 яшьтән алып 23 яшькә кадәр кызларны катнашырга чакыралар”, - ди Изольда Сахарова.

  • Җиңүчеләрнең киләсе этабы – “Мисс Россия” конкурсында катнашу.
  • “Мисс Татарстан” титулын Казан кызы Ралина Арабова алды. Аңа 19 яшь, ул КДЭУда реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр факультетында укый. Аның планнарында - «Мисс Россия» конкурсында катнашу һәм илнең 50 гүзәле исемлегенә керү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100