news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мисс Татарстан» президенты: Идеаль кыз табигый һәм эчкерсез булырга тиеш

Изольда Сахарова акыллы һәм матур кешеләрне капма-каршы куеп чагыштыру дөрес түгел дип саный.

«Мисс Татарстан» президенты: Идеаль кыз табигый һәм эчкерсез булырга тиеш
Солтан Исхаков

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Мисс Татарстан» конкурсы президенты Изольда Сахарова идеаль сыйфатларга ия булган кызларны бәяләү серләре белән уртаклашты.

«Без башта кешелек дөньясы мәдәнияте булдырган матурлык идеалын формалаштырабыз. Кыз табигый, гармонияле, сөйләшүгә ачык һәм эчкерсез булырга тиеш, бу сыйфатлар аны идеалга якынайта», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат очрашуында.

Изольда Сахарова акыллы һәм матур кешеләрне капма-каршы куеп чагыштыруларын аңламавын әйтте. «Акыллы кеше үз-үзен карарга, ә матур кеше акыллы булырга омтылырга тиеш дип уйлыйм», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100