Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Мисс Татарстан” президенты бәйгедә милли традицияләрне алга чыгаруын әйтте
Изольда Сахарова толерант позициядә булуларын билгеләп үтте.
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Мисс Татарстан” иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова “Мисс Татарстан” конкурсында милли традицияләрнең алга чыгарылуын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә сөйләде.
“Безне һәрвакыт нәрсәдәдер гаеплиләр. Беләсезме, без милли теманы кире какмыйбыз. Киресенчә, милли традицияләрне алга куябыз. Татарстанда төрле милләт кешеләре яши. Шуңа күрә дә без “Мисс Татарстан” конкурсын үткәрәбез, ә “Мисс татарочка” түгел”, - диде Изольда Сахарова.
“Милли мәсьәләләр белән шөгыльләнгән башка конкурслар да бар. Мәсәлән, “Татар кызы”, - дип билгеләп үтте Изольда Сахарова. - Без милли коллекцияләр булдырабыз һәм бу эшне дәвам итәбез”, - диде ул.
“Без – толерант. Башка карашларны да кабул итәбез. Әмма безнең вазифа – яшь кызларны тәрбияләү”, - диде Изольда Сахарова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз