news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Мисс Татарстан” конкурсының беренче катнашучылары оныкларын китерә башлаган

"Конкурста катнашкан кызлар модель булып карьера да төзиләр", - диде бәйге президенты Изольда Сахарова.

“Мисс Татарстан” конкурсының беренче катнашучылары оныкларын китерә башлаган
Султан Исхаков

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Мисс Татарстан” конкурсында 21 ел буе президент булган Изольда Сахарова бәйгедә беренче катнашучылар оныкларын да китерә башлауларын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

“Мин “Мисс Татарстан” конкурсын 21 ел алып барам. Бездә кайчандыр катнашканнар балаларын, хәтта инде оныкларын да алып килә”, - дип сөйләде конкурс президенты.

"Безнең конкурста җиңгән кызлар җитди юнәлешләрдә, оешмаларда хезмәт куя. Алар инде белемле, грамоталы була. Кияүгә чыгып, балалар таба. Модель буларак карьера төзүчеләр дә бар. Чит илгә китеп эшләүчеләр дә бар. 2010 елда җиңгән Ирина Шәрипова – шундыйлардан”, - ди Изольда Сахарова.

news_right_1
news_right_2
news_bot