news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мисс Татарстан» җиңүчесе Динә Юнысова: Купальниктан чыгабыз дигәч, уңайсызландым

Тумышы белән Шыгырданнан булган 18 яшьлек кыз бу бәйгедә катнашачагы турында әтисенә әйтмәгән булган.

«Мисс Татарстан» җиңүчесе Динә Юнысова: Купальниктан чыгабыз дигәч, уңайсызландым
Абдул Фархан

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Мисс Татарстан — 2021» конкурсында җиңгән КФУ студенты Динә Юнысова сәхнәгә купальниктан чыкканда уңайсызланган.

«Сәхнәгә купальниктан чыгабыз дигәч, бераз уңайсызландым. Бердән, мин — татар кызы, икенчедән, матурлык конкурсларында сәхнәгә чыгу да җитә, дигән ялгыш фикер бар. Бу матурлык, фигура күрсәтү генә түгел, монда барысы да гармониядә булырга тиеш. Конкурсның таләбе шундый булгач, миңа бу сынауларны үтәргә туры килде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Динә Юнысова тумышы белән Чувашиянең Шыгырдан авылыннан, аңа 18 яшь. Ул бу конкурста катнашачагы турында әтисенә әйтмәгән булган.

«Әнием туры эфирны карап, „ура, минем кызым җиңде“ дип, шатлыктан елап җибәргәндә генә әтием белеп алган. Минем белән горурланалар, Аллага шөкер. Әтием миңа: „Матурлык беренче урында түгел, иң мөһиме — акыллы һәм тәртипле булу, үзеңне тота белү“, — ди. Мин әтием белән килешәм», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Динә көн саен камилләшергә тырышуы турында да әйтте. «Мисс Татарстан — 2021» бәйгесендә җиңүем — шуның нәтиҗәсе. Туктап каласы килми, алга таба «Мисс Россия» һәм башка халыкара конкурсларда катнашырга исәбем бар», — диде ул.

«Җаваплылык зур. Татарстанда яшәүче барлык кызлар безгә карый һәм бездән үрнәк ала. Җиңүгә ирешер өчен эчке халәтем ярдәм итте. Минем бәйгедән бары тик ләззәт кенә аласым килде», — диде җиңүче кыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100