news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мисс Татарстан» финалистларының Дәрдмәнд шигыренә купальниктан чыгуына аңлатма булды

Изольда Сахарова социаль челтәрләрдә негатив эзләп утырган кешеләргә гаҗәпләнгән.

«Мисс Татарстан» финалистларының Дәрдмәнд шигыренә купальниктан чыгуына аңлатма булды
Солтан Исхаков

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Мисс Татарстан — 2021» конкурсында кызлар купальниктан җырчы Зәринә Вилданова башкаруында татар шагыйре Дәрдемәнднең «Кораб» җырына чыкты. Конкурсы президенты Изольда Сахарова моңа аңлатма бирде.

«Кайберәүләр татар шагыйре Дәрдмәнднең шигыренә язылган җыр яңгыраган вакытта кызларның купальниктан чыгуларын аңлап бетермәде. Татар музыкасын кертмибез икән — начар. Татар музыкасы була икән, шулай ук начар. Кешеләрнең негатив эзләп утыруларына гаҗәпләнәм. Яхшы яктан да күрә белегез әле, диясе килә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның фикеренчә, кызларның купальниклардан чыгуы — табигый. «Шул яшьтә яхшы фигура була торып, нигә әле купальниклардан чыкмаска? Купальниклардан йөрү тыеламы әллә? Аңлашыла ки, тәннең күрсәтергә яраган өлешләрен генә күрсәтәбез. Әгәр дә ул кешеләр ахмак икән, зинһар, аңлатыгыз әле. Барысы да культура дәрәҗәсенең югарылыгыннан тора. Мантыйк кайда — аңлашылмый», — диде ул.

«Без мөселман республикасында яшибез, диләр. Алай булса, монашкаларга да шәрә йөрергә ярамый. Диннең монда бернинди дә катнашы юк. Мөселманнар да, монашкалар да купальниклардан йөрми, дип әйтәләр. Сорау туа: татар халкы пәрәнҗә киеп йөргәнме соң? Татар халкы беркайчан да алай йөрмәгән, татар әбиләрен карагыз сез», — дип мисал китерде конкурс президенты.

Бәйгедә Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәрендәге Семруг кошы символы, аның канатларына ишарә ясалган. «Кош образы — кешеләрнең идеалга омтылуы, кеше белән күк арасындагы элемтә. Без шуны чагылдырдык», — ди ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100