news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Мисс Татарстан" бәйгесенең XX еллык юбилеен төрле елларда җиңүче кызлар ачты

Бәйрәмне Мәскәү кунагы, танылган киемнәр дизайнеры Вячеслав Зайцев тамаша кыла.

"Мисс Татарстан" бәйгесенең XX еллык юбилеен төрле елларда җиңүче кызлар ачты
Рамиль Гали

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бу минутларда Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә "Мисс Татарстан" матурлык бәйгесенең  егерменче юбилей кичәсе башланып китте. Бәйрәмне төрле елларда җиңүче кызлар ачты. Аларның кайберләре сәхнәгә икешәр баласы белән чыкты.

Сәламләү сүзен "Мисс Татарстан" иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова җиткерде.

"Егерме ел минем өчен шулкадәр тиз узып китте. Артка борылып карыйм да шаккатам. Ике дистә ел эчендә безнең фестиваль үсә, үзгәрә һәм биеккә үрмәли дияр идем", - диде ул.

Изольда Сахарова  шулай ук һәрьяклап ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан хөкүмәтенә, Казан мэриясенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Мисс Татарстан" бәйгесенең юбилей кичәсен танылган дизайнер Вячеслав Зайцев тамаша кыла.

Шулай ук залда Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Марат Гарифуллин, Мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да бар.

Матурлык бәйгесендә республиканың 30 иң чибәр кызы катнаша. Аларның иң кечкенәсенә - 14 яшь.  

news_right_1
news_right_2
news_bot