news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мисс Татарстан” бәйгесенең 20 еллык юбилеена Мәскәү йолдызлары килә

Шулай ук төрле елларда “Мисс Татарстан” таҗына ия булган чибәрләр бер сәхнәдә очрашачак.

“Мисс Татарстан” бәйгесенең 20 еллык юбилеена Мәскәү йолдызлары килә
Султан Исхаков

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Мисс Татарстан” матурлык конкурсы быел 20 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан бәйрәмгә Мәскәү йолдызлары һәм бәйгенең төрле елларында җиңүче титулын алган кызлар очрашачак. Бу хакта бүген “Татар-информ”да бәйгенең 20 еллыгына багышлап уздырылган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Быелгы конкурсантларны сәхнәгә чыгарга әзерләүдә профессиональ стилист, визажист, модельерлар катнашачак. Кызлар искиткеч матур булачак, чөнки табигатьтән бирелгән матурлыкны аерып күрсәтә дә белергә кирәк. Костюмнар тегү юнәлешендә Екатерина Тонюшкина, Солтан Сәлиев эшли. Шулай ук бәйгегә үзенең күргәзмәсе белән Михаил Зайцев килүе көтелә. Юбилей сәхнәсендә популяр артист Тимур Родригес чыгыш ясаячак. “Мисс Татарстан” дигән шоу, гадәттәгечә, таң калдырырлык, бик матур булачак, – диде “Мисс Татарстан” иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова.

Бәйгенең режиссеры Михаил Волконадский режиссурага бәйле яңалыкларны сер итеп саклый. “Безнең төп максатыбыз – бәйгене актуаль, заманча итү. Шуңа күрә без залга йөз тотабыз. Беренче чиратта, бу конкурска килеп, безнең белән бәйрәм рухы тудырган тамашачыларга күңелле атмосфера бүләк итүне дә максат итеп куйдык.

Дөрес, 20 еллык юбилей булгач, сюрпризлар да булачак. Шуларның берсе – төрле елларда “Мисс Татарстан”, “Мисс Казан” титулын яулаган кызларның бер сәхнәдә җыелуы. Кайчандыр алар подиумда, дулкынланып, беренчелек өчен көрәшсә, бу кичә алар өчен очрашу урыны булачак, – диде Волконадский.

Шулай ук ул быелгы бәйгедә катнашучы кызлар турында да әйтеп узды. “Быел юбилей елы булгангамы, әллә башка сәбәпме, әллә илдәге демографик ситуация белән бәйлеме, бу бәйгегә килгән кызлар берсеннән-берсе чибәр”, – диде.

Искәртеп үтик, 1998 елда башланган бәйге быел 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Конкурс 2003 елдан башлап даими рәвештә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында уза.

20нче юбилей конкурсы 24 гыйнвар көнне була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100