news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Мисс Татарстан" бәйгесенә кунак булып, Казанга Вячеслав Зайцев килде

Дизайнер "Мисс Татарстан" иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова белән 20 ел таныш.

"Мисс Татарстан" бәйгесенә кунак булып, Казанга Вячеслав Зайцев килде
Рамиль Гали

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казанга, “Мисс-Татарстан” бәйгесенә кунак булып, танылган киемнәр дизайнеры Вячеслав Зайцев килде. Ул шулай ук “Татар-информ” уздырган матбугат очрашуында да катнашырга өлгерде.

“Вячеслав Зайцев белән без 20 еллап таныш. Мин әле яшь, кыю идем, Вячеслав Михайлович янына килдем дә, аны үзебезнең “Мода-лик” театрына чакырдым. Ул минем чакыруны кабул итте һәм Казанга килде. Әйтергә кирәк, бу танылган кутюрье Зайцевның башкалага беренче сәяхәте иде. Шуннан бирле без аның белән элемтәдә тордык”, – диде “Мисс Татарстан” иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова.

Вячеслав Зайцев “Мисс Татарстан” бәйгесенең иң беренче үткән елын да хәтерли.

“Ул вакытта бәйге Камал театры бинасында уза иде әле. Бинага килеп керү белән күзем коридорда торган пальма агачына төште. Мин бәйгенең оештыручыларына: “Бу пальма сәхнә уртасында торырга тиеш, мин аны шунда күрәм”, – дидем. Театр хезмәткәрләре аны сәхнәгә менгезергә каршы килде. Әмма оештыручылар үз көчләре белән аны сәхнәгә урнаштырды”, – дип хатирәләрен яңартты ул.

“Мисс Татарстан” матурлык бәйгесе быел 20 нче тапкыр үткәрелә. Анда Вячеслав Зайцевның кием коллекциясен тәкъдим итү дә булачак. Шулай ук Мәскәү кунагы Тимур Родригезның чыгыш ясавы да көтелә.

Матурлык бәйгесе бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә 19.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100