Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мисс Татарстан – 2026» конкурсының җиңүчесе билгеле булды
Казанның Галиәсгар Камал исемендәге академия театрында XXVIII республикакүләм «Мисс Татарстан – 2026» матурлык конкурсы узды. Быел әлеге титулга Түбән Кама шәһәреннән Амира Шәрипова лаек булды.
Жюри әгъзалары җиңүчене 30 катнашучы арасыннан сайлап алды. Узган ел Амира «Мисс сөйкемлелек» титулын яулаган булган.
«Икенче тапкыр катнашам. Узган ел мин «Мисс сөйкемлелек» титулын алдым. Быел конкурс атмосферасын дусларым белән бергәләп тоярга килдем, алар да бәйгедә катнашты», — дип сөйләде ул.
Амира Шәрипова хәзерге вакытта Казан федераль университетында менеджмент юнәлеше буенча 1 курс студенты. Аңа 18 яшь.
«Мисс Казан – 2026» титулын 20 яшьлек Казан кызы Евгения Петрова яулады.
Татарстанның «Беренче вице-мисс Татарстан – 2026» титулы Яшел Үзән шәһәреннән 22 яшьлек Камилла Гаттаровага, ә «Икенче вице-мисс Татарстан – 2026» титулы 16 яшьлек Кристина Грибаковага бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз