news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мисс Татарстан — 2021» конкурсында Казаннан 18 яшьлек Динә Юнысова җиңде

«Мисс Казан — 2021» исеменә Ләйсән Таһирова ия булды.

«Мисс Татарстан — 2021» конкурсында Казаннан 18 яшьлек Динә Юнысова җиңде
Зилә Мөбәракшина

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). XXIII Республикакүләм «Мисс Татарстан — 2021» конкурсы җиңүчесе дип Динә Юнысова, «Мисс Казан — 2021» исеменә Ләйсән Таһирова лаек дип табылды. Алар икесе дә Казан кызлары. 

«Мин стилист булып эшлим. Мәскәүдә белем алдым. Кешеләрне матурларга яратам. Киләчәктә кием дизайнеры буласым һәм үземнең брендымны булдырасым килә», — диде 18 яшьлек Динә Юнысова. Ләйсән Таһирова рәсем ясау белән мавыгуын, инглиз һәм немец телләрен өйрәнүен әйтте. 

«Мисс гүзәле» дип Анна Атаманова, «Мисс фото» дип Аделина Игошева, «I Вице-мисс» — Екатерина Якуш, «II Вице-мисс» номинациясендә Ксения Фадеева җиңүче дип табылды. Бу хакта конкурсның финалында «Пирамида» комплексында игълан иттеләр.

Тантанада «Yummy music» лейблы артистлары, «Үзгәреш җиле» фестивале лауреатлары — MALSI MUZIK төркеменнән Ислам Вәлиев һәм Илгиз Шәйхразиев, Зәринә Вилданова җырлады. Беренче бүлектә кызлар үзләре турында сөйләгән видеоролик күрсәтелде. Конкурсантлар кызыл, ак һәм яшел костюмнардан чыкты. Бу — Татарстанның байрагы төсләре. Татарстанның Аннан соң татар музыканты Мубай «Урманнарда йөрдем», «Әдрән диңгез», «Китәсең» җырлары белән чыгыш ясады. 

Финалга узу өчен шартларның берсе — купальниклардан чыгу. Кызлар кара купальниклардан чыкканда Дәрдемәнднең «Кораб» шигыренә язылган җыр яңгырады.

«Әйдәгез, сөйләшик» бәйгесендә кызларга бердән алып унга кадәр сан сайларга һәм вокал, бию юнәлешендә иҗади чыгыш тәкъдим итәргә туры килде. Соңыннан жюри әгъзалары кызларга сораулар бирде. Икенче өлешне татар эстрадасы җырчысы Гөлназ Батталова башлады.

«Мисс Татарстан» конкурсы президенты Изольда Сахарова әйтүенчә, «Мисс Татарстан» — иң күп бүләк бирелә торган конкурс. «Россиякүләм һәм халыкара матурлык бәйгеләре белән чагыштырганда безнең конкурс бүләкләргә иң бае. Быел катнашырга теләүчеләрнең саны ике тапкырга артык иде. 200 кызны сайлап ала алдык. Бәйгебез „Мисс — татар кызы“ түгел, шуңа күрә кызларыбыз арасында төрле милләт вәкилләре бар. Кызларның нинди милләттән булуы мөһим түгел», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Узган ел «Мисс Татарстан 2020» конкурсында җиңгән Анна Семеновых быел катнашкан кызларны сайлап алуда катнашкан. «Катнашучыларны буйларына, матурлыкларына карап сайлыйбыз, төп критерий — алардан бөркелгән энергияне бәялибез», — диде ул.

Суперфиналга Екатерина Якуш, Анастасия Шиһапова, Лиана Гарипова, Анна Атаманова, Анастасия Пугачева, Аделина Игошева, Динә Юнысова, Ләйсән Таһирова, Ксения Фадеева, Резедә Хәкимуллина үтте. Алар заманча татар костюмнарында тамашачылар хозурына чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100