news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мисс Россия” исемен чуваш студенткасы яулады

Бәйге финалында Юлия Полячихина таҗ, 3 млн сум акча һәм автомобильгә ия булды.

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). “Мисс Россия-2018” абруйлы титулын Чувашстан кызы Юлия Полячихина яулады, дип хәбәр итә ТАСС.

Конкурс финалы 14 апрельдә “Барвиха” концерт залында узды. Кызларга жюрида башкалар белән бергә “Дөнья гүзәле” Ксения Сухинова һәм җырчы Дмитрий Маликов та бәя биргән. “Мисс Россия-2017” иясе Полина Попова җиңүче исемен атаган һәм бер ел “әкияттә яшәячәген” әйткән. Полячихина бик бәхетле мизгелләр кичерүен җиткергән. Хәзерге вакытта Юлия модель булып эшли һәм журналистика факультетында укый. Ул балачактан спорт белән шөгыльләнгән, республиканың фитнес-аэробика буенча җыелмасында булган.

Алдан Полячихина “Мисс Чувашия” титулын яулаган булган. Россия гүзәле булу аңа яңа горизонтлар ача – ул “Дөнья гүзәле” һәм “Галәм гүзәле” бәйгеләрендә катнашачак.

Бәйге финалында Юлия Полячихина яңа таҗ, 3 млн сум акча һәи автомобильгә ия булды.

Тамашачылар тавышы нәтиҗәләре буенча җиңүче булып Тувадан Норгьянма Монгуш, икенче Вице-мисс булып Якутиядән Наталья Строева, беренче Вице-мисс булып Белгородтан Виолетта Тюркина танылган.

Акчалата приздан кала һәр Вице-мисс Россиядә теләсә-кайсы югары уку йортына кереп уку хокукын ала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100