news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Мисс Россия-2018” бәйгедә җиңү серен ачкан

Чувашстан кызы бәйгедә җиңеп, абруйлы таҗ, 3 млн сум акча һәм автомобильгә ия булды.

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). “Юлия Полячихина “Мисс Россия-2018” бәйгесендә җиңү серен әйтте, дип хәбәр итә “RT на русском”.

Җиңү өчен иң мөһиме – бу максат һәм омтылыш, ә калганы шушы юлда өстәмә булып тора, дип җиткергән җиңү серен туташ. Ул һәр репетициядә 100 процентка эшләвен белдергән.

“Икенче һәм өченче урыннарны әйткәч, мин бераз югалып калдым. Әмма үз фамилиямне ишеткәч инде, бик нык шатландым”, – дигән җиңүче.

Юлия Россияне дөньякүләм бәйгеләрдә тәкъдим итәргә ниятләвен әйткән. Ул бурычны да лаеклы башкарып чыгасына өмет белдергән.

Алдан “Татар-информ” 14 апрельдә “Барвиха” концерт залында Чувашстан кызына “Мисс Россия-2018” бәйгесе җиңүчесе титулы тапшырылуын хәбәр иткән иде. Бәйге финалында Юлия Полячихинага таҗ, 3 млн сум акча һәм автомобиль тапшырыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot