news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Мисс Галәм - 2017” титулына быел француз кызы лаек булды

Моңарчы “Мисс галәм” таҗы французларга беренче һәм соңгы тапкыр бары 1953 елда гына бирелгән булган.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Быел “Мисс Галәм - 2017” итеп француз кызы Ирис Миттенар танылган. Бу хакта Reuters хәбәр итә.

Шулай ук финалистлар өчлегенә Гаитидан 25 яшьлек Ракель Пелисье һәм Колумбиядән 23 яшьлек Андреа Товар эләккән.

Чыгышы белән Лиллядан булган “Мисс Франция”гә 23 яшь. Ул хирург-стоматолог һөнәренә укый. Экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнергә ярата: парашют белән сикерү, банджи-джампинг һәм дельтапланда очу.

Моңарчы “Мисс галәм” таҗына французлар бер генә тапкыр лаек булган. Бу хәл 1953 елда булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot