news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мисс Европа»да катнашучы Роза Гадиева: Сөмбикә костюмыннан чыгыш ясый алуыма сөенәм

Азнакайдан Роза Гадиева «Мисс Европа» Халыкара матурлык бәйгесендә Сөембикә костюмыннан чыгачак.

«Мисс Европа»да катнашучы Роза Гадиева: Сөмбикә костюмыннан чыгыш ясый алуыма сөенәм
Фото: © «Татар-информ», Рамил гали

Тумышы белән Азнакайдан булган Роза Гадиева февральдә «Мисс Европа» Халыкара матурлык бәйгесендә катнаша. Ул ханбикә Сөембикә костюмыннан чыгыш ясаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

«Мин мәктәп елларыннан матурлык бәйгеләрендә катнашам. Халыкара бәйгегә сайлап алу этабын уздым, илебезне тәкъдим итү мөмкинлеге ачылды. Оештыручылар милли костюмнан чыгыш ясарга рөхсәт итте. Халыкара мәйданда милли киемне күрсәтү мөмкинлеге булуга мин бик шат. Сөембикә костюмыннан чыгыш ясый алуыма сөенәм. «Мисс Европа»да милли гореф-гадәтләргә җитди караш булу мине җәлеп итте, бу – үз тарихын булдырган бәйге. Костюмга югары бәя бирелер дип өметләнәм, чөнки анда күп көч салынган», – дип сөйләде ул.

Роза Гадиева ярдәм күрсәткән өчен Татарстан, Азнакай районы җитәкчелегенә, Мәдәният министрлыгына рәхмәт сүзләрен әйтте. Әти-әнисенең үзе өчен зур терәк булуын ассызыклады. «Алар минем бәйгеләрдә катнашуымны хуплый, ярдәм итәләр. Мин беренче тапкыр 5 һәм 7 яшьлек балаларымны шундый озак вакытка калдырып китәм», – дип сөйләде ул.

Роза Гадиева тәкъдим итәчәк костюм ансамбле авторы Римма Кашапова сүзләренчә, бу иҗат эшен башкарып чыгу өчен фәнни экспедицияләр үткәрелгән. Костюм авторы ул чордагы тукыма, төсләр, бизәкләрне өйрәнгән. Костюмны Сөембикә чорына якынлаштырып эшләргә тырышканнар. Анда ярымкыйммәтле ташлар, элеккеге мәрҗәннәр, 100 еллык ефәк һәм башка кыйммәтле элементлар кулланылган. Костюмны ясар өчен 2 елга якын вакыт кирәк булган. Автор сүзләренчә, костюм 1,3 миллион сумга бәяләнә.

«Розаның безнең илне тәкъдим итәргә баруын белгәч, бәйге кагыйдәләрен, шартларын сорадым. Мин күп еллар «Сөембикә» журналында эшләдем. Бәйгеләрне яратып бетермим, анда хатын-кызның авторитеты төшә дип уйлыйм, чөнки күбесендә чишенеп чыгалар. Бәйгенең Ливанда узачагын белгәч, ризалаштым, анда матурлык һәм әхлак беренче урында. Роза өчен дә милләтне дөрес һәм матур итеп күрсәтү мөһим. Без лаеклы рәвештә үзебезнең мәдәниятне, тарихны тәкъдим итә алабыз», – дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100