news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мисс Европа – 2024» җиңүчесе: БРИКСның Казанда узуы татар халкын популярлаштыра

«Мисс Европа – 2024» җиңүчесе: БРИКСның Казанда узуы татар халкын популярлаштыра
Фото: © «Татар-информ», Анатолий Медведь, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

«Мисс Европа – 2024» җиңүчесе Роза Гадиева БРИКС саммитының Татарстан башкаласы Казанда узуы татар халкын һәм республиканы популярлаштыру өчен бик уңышлы мөмкинлек булуын атады. Бу хакта ул «Казан Экспо»да БРИКС 2024 саммитының матбугат үзәге эшчәнлеге барышында әйтте.

«БРИКС саммитының безнең Ватаныбызда, Татарстанда узуына мин бик шат. Бу татар халкын популярлаштыру өчен бик уңышлы», – диде Роза Гадиева.

Моннан тыш ул дәүләтләр берләшмәсенә киләчәктә башка илләрнең дә кушылуына ышанычын белдерде. «БРИКС –ул киләчәктә нәтиҗәле һәм үзара файдалы хезмәттәшлек булдырырга ярдәм итәчәк илләр берлеге. Һәм БРИКСка күбрәк илләрнең кушылуына ышанасы килә», – ди.

  • Роза Гадиева – Азия иле Ливан башкаласы Бейрутта узган «Мисс Европа – 2024» бәйгесендә җиңүче титулына лаек булган иде. Ул анда ханбикә Сөембикә костюмында чыгыш ясаган. Роза Гадиева үзе тумышы белән Азнакай шәһәреннән. Хәзерге вакытта ул шәхси эшмәкәр булып эшли.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100