news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мишустин: Ватанга мәхәббәт һәм үзара ярдәм - җәмгыятебезнең төп кыйммәтләре

Россия Премьер-министры Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан Президентына котлау телеграммасы җибәргән.

Мишустин: Ватанга мәхәббәт һәм үзара ярдәм - җәмгыятебезнең төп кыйммәтләре
"Татар-информ" архивы

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). 4 ноябрь — россиялеләргә 1612 елгы вакыйгалар турында искә төшереп торучы мөһим тарихи дата. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәбрикләде.

«Безнең күпмилләтле халкыбыз бердәмлек һәм гражданлык теләктәшлеге белән Ватаныбызның бөтенлеген һәм бәйсезлеген саклап калды», — дигән Михаил Мишустин. Бүген дә Ватанга мәхәббәт, татулык һәм үзара ярдәмнең җәмгыятебезнең төп кыйммәтләре булуын әйткән ул.

Бу сыйфатлар ил халкына замана чакыруларга каршы торырга ярдәм итә һәм Россия үсешенә, аның икътисади потенциалын арттыруга, миллионлаган кешеләрнең уңайлыклар тудырылган тормышта яшәвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән мөһим дәүләт бурычларын хәл итү өчен берләштерә, дип йомгаклаган Россия Премьер-министры.

news_right_1
news_right_2
news_bot