Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мишустин тормыш өчен мөһим булган даруларга кулай бәяләр куярга йөкләмә бирде
Монополиягә каршы федераль хезмәт киңәшмәдә төбәк сәламәтлек саклау органнары өстәмә түләүләр өчен исәпләнгән документларны тикшерәчәк.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең Премьер-министры Михаил Мишустин хөкүмәтнең тормыш өчен мөһим булган даруларга бәяләрне дәүләт контролендә тоту тәртибе турында карарын имзалаган
«Монополиягә каршы федераль хезмәт киңәшмәдә төбәк сәламәтлек саклау органнары өстәмә түләүләр өчен исәпләнгән документларны тикшерәчәк», — дип сөйләгән Министрлар Кабинеты башлыгы. Нәтиҗәләр һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча күрелгән чаралар бердәм реестрда күрсәтеләчәк, дип яза Российская газета порталы.
Михаил Мишустин фикеренчә, мондый тикшерүләр ике елга бер тапкыр расланган план буенча үткәреләчәк. «Планнан тыш тикшерүләр дә булырга мөмкин. Аларны үткәрү өчен нигез булып Президент, гражданин яисә оешманың йөкләмәләре була ала», — ди ул.
«Тормыш өчен кирәкле даруларга бәяләр кулай булсын өчен, базарда балансны саклау мөһим», — дип белдергән Премьер-министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз