news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин: Төзәтмәләргә тавыш бирү нәтиҗәләре Министрлар Кабинетына яңа бурычлар куя

Премьер-министр сүзләренә караганда, тавыш бирү җәмгыятьнең Путин тәкъдим иткән Россия үсеше курсын хуплавын раслады.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү нәтиҗәләре Россия Министрлар Кабинеты алдына яңа бурычлар куя, шулай ук түрәләрнең шәхси җаваплылыгын көчәйтә. Бу хакта РФ Хөкүмәте утырышында Премьер-министр Михаил Мишустин хәбәр итте, дип җиткерә ТАСС.

«Конституциягә төзәтмәләр буенча кичәге тавыш бирү, җәмгыятьнең Президент тарафыннан тәкъдим ителгән ил үсеше курсын хуплавын раслады. Һәм ул  әлбәттә Хөкүмәт алдына илнең барлык үсеш юнәлешләрен гамәлгә ашыру буенча яңа бурычлар куя, һәрберебезнең үзенә ышанып тапшырылган эш участогы өчен шәхси җаваплылыгын арттыра», - диде Мишустин.

Ул Хөкүмәт әгъзаларыннан моңа игътибар итүне сорады.

РФ Үзәк сайлау комиссиясе җомга көнне илнең Төп законына төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүенә нәтиҗә ясарга планлаштыра. Гомуми күрсәткеч якынча 65 процентны тәшкил итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100