news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мишустин Россиядә Covid-19га каршы вакцина көзен әзер булыр дип өметләнә

Дүрт вакцина үз куркынычсызлыгын исбатлады, ике үрнәк клиник сынау уза.

Мишустин Россиядә Covid-19га каршы вакцина көзен әзер булыр дип өметләнә

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусыннан вакцина булдыру өстендә 17 фәнни оешма эшли, 26 үрнәк булдырылган. Бу эшнең нәтиҗәләре быел көз барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта вакцина буенча җитди эш бара. Моның белән Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Федераль медицина-биологик агентлыгы, Роспотребнадзор шөгыльләнә. Хәзерге вакытта бу — 17 фәнни оешма һәм 26 төрдән артык вакцина», — диде Мишустин.

Россия Премьер-министры сүзләренчә, бүгенге көнгә дүрт вакцина үз куркынычсызлыгын исбатлаган, тагын ике үрнәк клиник сынау уза. Россия Оборона министрлыгы һәм Гамалея исемендәге илкүләм үзәктә эш бара. Тагын ике вакцина сынауларга әзерләнә. Моның белән «Вектор» үзәге һәм Вакциналар һәм сывороткалар үзәге хезмәткәрләре шөгыльләнә.

«Бүген иң мөһиме — җитештерү мәйданчыкларын әзерләү, вакциналарның куркынычсызлыгына тагын бер кат инану. Көз коронавирустан Россиядә җитештерелгән ышанычлы вакцина алачагыбызга ышанам», — диде Мишустин.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Оборона министрлыгы Covid-19 инфекциясеннән вакцинаның әзерлеге турында белдерде. Шул ук вакытта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә быел коронавирустан вакцинация башлану ихтималы аз дип таптылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot