news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин: Россия Covid-19 инфекциясе белән көрәшне күп илләрдән яхшырак башкара

Дөньяда Covid-19 инфекциясе белән 14,5 миллионнан артык зарарлану очрагы ачыкланган, 600 меңнән артык кеше инфекциядән үлгән.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте тарафыннан коронавируска каршы көрәш буенча күрелгән чаралар Италия, Испания һәм АКШ кебек күп кенә алга киткән илләрдә барлыкка килгән коллапсны булдырмаска мөмкинлек бирде. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин РФ Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда хәбәр итте.

РФ Хөкүмәте башлыгы Россия беренчеләрдән булып Кытай белән һава элемтәсен чикләде, ә аннары тимер юл транспорты хәрәкәтен туктатты, дип искәртте. 30 гыйнварга ук койка фондына, шулай ук медикаментлар һәм җиһазлар запасларына аудит үткәрелде. Кыска вакыт эчендә илдә 180 меңнән артык йогышлы авырулар өчен койкалар җәелдерелгән, федераль бюджеттан төбәкләргә бу максатларга 66 млрд сум тирәсе дотация бирелгән.

«Хәзер ышанычлы итеп әйтергә була: Россия коронавируслы инфекция белән көрәшне күп илләрдән яхшырак башкара. Безнең илдә мең кешегә авыручылар саны Америка Кушма Штатларына, Бразилия һәм башка илләргә караганда ике тапкыр кимрәк», - диде Мишустин.

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә дөньяда Covid-19 белән 14,5 миллионнан артык зарарлану очрагы ачыкланган, 600 меңнән артык кеше инфекциядән үлгән. Россиядә авыручылар саны 790 мең кешегә җиткән, 12,5 мең кеше үлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100