news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мишустин коронавирус белән авыручы чит ил гражданнарын депортацияләү турында белдерде

РФ Премьер-министры шулай ук коронавирус таралуга каршы көрәш планын имзалавы хакында белдерде.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Россиядә кабул ителгән 2019-nCoV коронавирусы таралуга каршы көрәш чаралары аны йоктырган чит ил гражданнарын депортацияләүне күздә тота. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин ил Хөкүмәтендә үткәрелгән оператив киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Хәзер ул (коронавирус инфекциясе) аеруча куркыныч авырулар исемлегенә кертелде», - дип искәртте Премьер. Ул ачыклык керткәнчә, нәкъ менә шушы гамәл 2019-nCoV коронавирусын йоктырган чит ил гражданнарын депортацияләргә һәм «махсус чикләү чаралары кертергә» мөмкинлек бирәчәк.

Мишустин шулай ук коронавирус таралуга каршы көрәш планын имзалавы хакында белдерде.

Аның сүзләренчә, барлык чаралар да кабул ителгән, тиешле дарулар һәм саклану чараларының запасы бар. Даруханәләрдәге бәяләргә Монополиягә каршы федераль хезмәт һәм Росздравнадзор күзәтчелек итәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы Россиядә 2019-nCoV коронавирусы белән авыруның ике очрагы (Төмән өлкәсе һәм Байкал арты краенда) теркәлүе хакында хәбәр иткән иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot