news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин компанияләрне Covid-19 коронавирусы фонында кадрларны кыскартмаска чакырды

Хөкүмәт РФ субъектлары хезмәт базарындагы һәм хезмәт хаклары түләүгә бәйле вазгыятькә даими мониторинг үткәрәчәк.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин компанияләрне коронавирус эпидемиясе фонында хезмәткәрләрне эштән җибәрмәскә чакырды. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Әгәр кемдәдер коронавирус тирәсендәге шау-шудан файдаланып калу омтылышы туа һәм үзенең агымдагы проблемаларын хезмәткәрләрне кыскарту хисабына хәл итәргә тели икән, мондый предприятиеләрне Хезмәт инспекциясе, Федераль салым хезмәте һәм прокуратура җентекләп тикшерәчәк», - дип искәртте Премьер-министр икътисади мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә.

Хөкүмәт хезмәт хаклары тоткарлануга бәйле шикаятьләр килгән очракта да шушы алымга мөрәҗәгать итәчәк, дип сүзен дәвам итте Мишустин. Әлеге максатлар өчен онлайнинспекция.рф порталында махсус сервис эшләячәк, анда гражданнар һәм эш бирүчеләр үзләрен кызыксындырган мәгълүматны таба алачак.

Премьер-министр шулай ук кече һәм урта бизнесны тикшерү буенча элегрәк кертелгән мораторий хакында да искәртте.

«Барыгызны да тагын бер тапкыр кисәтәм: әгәр хезмәт хаклары түләүдә бурычлары бар һәм хезмәткәрләрне нигезле сәбәпләр булмый торып кыскартканнар икән, мондый предприятиеләргә карата мораторий гамәлдән чыгарылачак», - диде РФ Премьер-министры.

Аның сүзләренчә, Хөкүмәт РФ субъектлары хезмәт базарындагы һәм хезмәт хаклары түләүгә бәйле вазгыятькә даими мониторинг үткәрәчәк. Шулай ук эштән җибәрелгән хезмәткәрләрнең закон буенча үзләренә тиешле пособиене вакытында аламы-юкмы икәнлеге дә контрольдә тотылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100