news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин Иннополис университеты күзәтчелек советының яңа составын билгеләде

ИТ-югары уку йортын Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җитәкләде.

Мишустин Иннополис университеты күзәтчелек советының яңа составын билгеләде
пресс-служба Университета Иннополис

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Иннополис Университетының күзәтү советында Россия Федерациясенең яңа вәкилләрен билгеләде. Бу турыда югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ИТ-югары уку йортын Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җитәкләде.

Шулай ук аның составына Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев, Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков, Россия икътисади үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова керде.

Совет составында элеккечә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, «Дигинавис» ҖЧҖ директорлар советы рәисе Николай Никифоров һәм Иннополис университеты директоры Кирилл Семенихин кала.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Иннополис университетының Ясалма интеллект үзәге тикшеренүчеләре нейрочелтәрне рентген буенча Covid-19 коронавирусны ачыкларга өйрәткәннәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100