news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мишәрләр яшәгән төбәк атамалары турында китап басылу ихтималы бар

Хезмәткә Башкортстан университеты галиме Алмас Шәйхуллов һәм күренекле язучы Миргазыян Юныс бәяләмә язган

 (Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Топонимический словарь Мещёры” – Мәскәү каласында күп еллардан бирле татар хәрәкәте активисты булган Мөхәммәт Миначев шундый исемдә хезмәт язган.

Китапта төп Түбән Новгород, шулай ук Смоленск, Пенза өлкәләре кебек татар-мишәрләр яшәгән төбәкләр һәм шушы территорияләрдәге сулыклар атамалары мәгънәләре, килеп чыгышы турында белешмә бирелә. Шул рәвешле, автор ойконимик һәм гидрономик белешмәләр туплый, татарлар, аеруча мишәрләр тарихы турында фикерләре белән уртаклаша. Пецә, Шөбиле, Суксу (Ключищи), Мәдәнә, Кызыл Яр, Атяравыл, Кадомка, Кзем авыл(Кузьминка), Яңа Пар (Актук), Ураз авыл (Уразовка), Койсуы (Овечий Овраг), Пашат, Семоцки (Семеновка), Зур Эрбищча (Б. Рыбушкино), Кече Эрбищча (М. Рыбушкино), Цүмбәли (Чембилей), Иске Мочали, Яңа Мочали, Петрякс, Краснай (Красный Остров), Сафаҗәй-Сабацай (Красная Горка), Маклока, Бозлау, Парча (Тукай), Иш Авыл, Мытер Авыл (Андреевка), Анды, Камка, Кочки-Пожарки, Шөбиле (Шубино), Грибан, Ыргу кебек торак пунктларда әле дә татарлар яши, дип искәртә автор. Әлеге 2,3 меңнән артык исем-атаманы (аларның 915е җирле халыкныкы булуына игътибар ителә) берләштергән хезмәткә Башкортстан университеты профессоры, филология фәннәре докторы Алмас Шәйхуллов һәм күренекле язучы-прозаик, публицист Миргазыян Юныс бәяләмә язганлыгын да белгертү кирәктер.

Компьютерда басылган 260 битлек материалны китап рәвешендә дөнья күрүе мәсьәләсендә бүгенгә ачыклык юк. Чөнки китап итү өчен 150 мең сум тирәсе акча кирәк, мәсьәләнең финанс ягы әлегә хәл ителмәгән һәм ярдәм кирәк, дип мөрәҗәгать итә автор Мөхәммәт ага Миначев.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot