news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мишәр» ансамбле Мәскәүдә чыгыш ясаячак

Тамаша март ае урталарында, Мәскәүнең милли-мәдәни үзәгендә булачак.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”).Чуашстанда танылган “Мишәр” ансамбле солистлары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә чыгыш ясарга планлаштыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге концерт “Кәрван мирас” татар-мишәрләрнең фольк – тамашасы дип атала.

Тамаша март ае урталарында, Мәскәүнең милли-мәдәни үзәгендә булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot