news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мишәр” ансамбле җитәкчесе фольклор буенча киңәш бирердәй белгечләр булмауга зарлана

Чувашиянең "Мишәр" фольклор ансамбле Татарстаннан консультатив һәм матди ярдәм көтә.

“Мишәр” ансамбле җитәкчесе фольклор буенча киңәш бирердәй белгечләр булмауга зарлана
Рамиль Гали

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда фольклор юнәлешендә эшләүче музыкаль коллективларга ярдәм итә, консультация бирә алырдай белгечләр юк. Әлеге проблеманы “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә Чувашия татарларының “Мишәр” фольклор ансамбле җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов күтәреп чыкты.

“Фольклор материаллары белән эшләү буенча ярдәм итә алырдай галимнәр юк. Бер Геннадий абый бар, - ди ул фольклорчы галим, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаровны күздә тотып. – Казан консерваториясенә мөрәҗәгать итсәк, алар профессиональ музыкага табыналар. Безнең белән эшләргә сәләтләре дә, теләкләре дә, белемнәре дә юк”.

Фәрит Гыйбатдинов Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, “Мишәр” фольклор ансамбле җитәкчесе.

Фольклор ансамбле җитәкчесенең мишәр субэтносы фольклорын саклау һәм таныту проекты буенча Татарстанга мөрәҗәгате турында “Интертат”тан укырсыз.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100