news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишә елгасында өч яшьлек малай батып үлгән

Фаҗига Саба районындагы Керәнле авылында була.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Саба районында Керәнле авылы янындагы Мишә елгасында өч яшьлек малай батып үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Башлангыч фаразлар буенча, малайның әти-әнисе ишегалдында эшләгән, ә бала елга ярында башка балалар белән уйнаган. Күпмедер вакыттан соң баланы күздән югалттканнар, эзли башлаганнар. Баланы өйдән ун метр ераклыкта ага торган елгадан табып алганнар.

Тикшерү фикеренчә, малай таеп, салкын суга егылып төшкән һәм батып үлгән.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100