news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мишә елгасында бозда агып киткән 78 яшьлек балыкчыны коткарганнар

Балыкчыга карата «Татарстан Республикасы территориясендәге су объектларында кеше гомерен саклау кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча беркетмә төзегәннәр.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Лаешта Мишә елгасында бозда агып киткән 78 яшьлек балыкчыны коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә 112 бердәм номерына Иске Пристань тирәсендә балыкчының бозда агып китүе хакында хәбәр килгән.

Көчле җил, күз күреме начар һәм буран булуга да карамастан, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе һәм 4нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре ир-атны эзләп тапкан һәм һава мендәрендәге судно ярдәмендә яр буена алып чыккан.

78 яшьлек балыкчыга карата «Татарстан Республикасы территориясендәге су объектларында кеше гомерен саклау кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча беркетмә төзелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot