news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мирзиёев дини никах белән генә яшәүчеләргә җинаять җаваплылыгын кертүне тәкъдим итә

Үзбәкстан Президенты сүзләренчә, канунга төзәтмәләр инде эшләнә, анда ЗАГС документларыннан башка никах укыган муллаларга җинаять җаваплылыгы карала.

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев мөселман кануннары буенча өйләнешү дәүләт теркәлевеннән башка булганда, җинаять җаваплылыгын кертүне тәкъдим итә. Бу хакта дүшәмбе көнне “Үзбәкстан” телеканалы җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.

“Канунга төзәтмәләр инде эшләнә, анда ЗАГС документларыннан башка гына никах укыган муллаларга җинаять җаваплылыгы карала”, – дип китерә телеканал президент сүзләрен. Бу хакта ул тотрыклы социаль тәэмин ителеш мәсьәләләре буенча узган конференциядә әйткән. Ул рәсми рәвештә өйләнешмәгән гаиләләрдә балаларын балалар бакчаларына, мәктәпләргә урнаштырганда, поликлиникаларда проблемалар килеп чыгуын, андый балаларның мирас бүлгәндә хокуклары кысылуын билгеләп үткән.

Республика кануннары нигезендә, егетләргә 18, кызларга 17 яшьтән гаилә корырга рөхсәт ителә. Таләпләр бозылганда зур күләмдә штраф яисә өч елга кадәр төзәтү эшләре каралган. Шул ук вакытта, Генераль прокуратура мәгълүматларына караганда, 2013-2014 уку елында гына да лицей һәм көллиятләрдә укучы балигъ булмаган 2114 кызны әти-әниләре дини кануннар буенча  кияүгә биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100