news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мирзияев: Үзбәкстан һәм Татарстан мөнәсәбәтләрендә — хезмәттәшлекнең югары динамикасы

Мирзияев: Үзбәкстан һәм Татарстан мөнәсәбәтләрендә — хезмәттәшлекнең югары динамикасы
Фото: rais.tatarstan.ru

Соңгы елларда Үзбәкстанның Татарстан белән мөнәсәбәтләре, Россия Федерациясенең башка субъектлары кебек үк, хезмәттәшлекнең югары динамикасы белән характерлана. Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев үзара эшчәнлекне шулай бәяләде.

«Машина төзелеше, электротехника, химия, ягулык-энергетика, тау-металлургия, аграр, тукыма әйберләр һәм башка өлкәләрдә сәнәгать кооперациясе киңәя. Россия Үзбәкстанның төп сәүдә партнерларының берсе булып кала», – дип билгеләп үтте ул Россия һәм Үзбәкстан арасында III Төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашучыларны сәламләү сүзендә.

Мирзияев фикеренчә, инвестицион хезмәттәшлекне тирәнәйтү буенча илләрнең мөмкинлекләре зур. Моның өчен ул төзелә торган технопаркларны һәм финанс ярдәменең яңа кораллары, мәсәлән, Үзбәкстанның күптән түгел оештырылган Сәнәгатьне үстерү фондын активрак кулланырга чакырды.

Үзбәкстан Президенты хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлеше дип яшьләр эшмәкәрлеген атады. Ул ике яклы аралашуны креатив яшьләрнең инновацион бизнес-проектлар белән тутырачагына ышана.

Моннан тыш, туризм өлкәсендә элемтәләрне ныгытуда зур потенциал бар. Әйтик, бу ел башыннан Үзбәкстанга инде Россиядән 350 меңгә якын турист килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100