news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мирзиёев Путинга Казандагы форумнан бик канәгать булуын әйтте

Мирзиёев Путинга Казандагы форумнан бик канәгать булуын әйтте
Фото: kremlin.ru

Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев Казандагы төбәкара форум нәтиҗәләреннән бик канәгать булуын белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстан башкаласында узган вакыйга беренче тапкыр Үзбәкстанның барлык 14 төбәге башлыкларын җыйган. Бу хакта ул Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда сөйләде.

«Казандагы кичәге төбәкара форум — Россия һәм Үзбәкстаннан 3 меңгә якын катнашучы. Бу безнең хәким дәрәҗәсендәге барлык 14 төбәк, ягъни өлкә җитәкчеләре беренче тапкыр катнашты», — дип уртаклашты ул.

«Татарстан күп нәрсә тәкъдим итә ала, төбәкара яктан үсеш бик яхшы темплар белән бара, — дип билгеләп үтте үз чиратында Путин. — Россия Федерациясенең һәм, шулай ук Үзбәкстанның күп кенә төбәкләренең турыдан-туры элемтәләре бар, һәм коллегаларыбыз төбәк дәрәҗәсендә дәүләтара мөнәсәбәтләр үсешенә зур өлеш кертәләр».

news_right_1
news_right_2
news_bot