news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мирзиеев 2026 елда Үзбәкстанда «Киләчәк уеннары» н кабул итәргә әзер булуын белдерде

Мирзиеев 2026 елда Үзбәкстанда «Киләчәк уеннары» н кабул итәргә әзер булуын белдерде
Трансляциядән стоп-кадр

Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев 2026 елда «Киләчәк уеннары»н кабул итәргә әзер булуын белдерде. Бу хакта ул уеннарны ачу тантанасында хәбәр итте.

«Мин Владимир Владимировичны [Путинны] бу инициатива белән тагын бер тапкыр чын күңелдән котлыйм, чөнки чынлыкта бу инициатива дөнья күләмендә спорт җәмәгатьчелегендә беренче тапкыр булды. Мин бу спорт төренә алга таба да уңышлар телим, чөнки ул Россиядән башлана. Минем барлык хезмәттәшләрем әкренләп [уеннар үткәрергә] ризалашырлар дип уйлыйм. Киләсе тапкыр Казахстанда, ә 2026 елда без сезне Үзбәкстанда кабул итәргә әзер», — дип белдерде Мирзиеев.

Элегрәк Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Казанда Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда «Киләчәк уеннары»н үз илендә уздырырга тәкъдим итте. Ул шулай ук ачылу тантанасында чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100