news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мирсәет Сөнгатуллин: Илһам Шакиров үзенә пародия ясаганны яратмады

Мирсәет Сөнгатуллин: Илһам Шакиров үзенә пародия ясаганны яратмады
Рамил Гали

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин Илһам Шакировка пародия ясап караган булган.

«Актерлар йортында Рабит Батулла оештырган «Шаяннар һәм тапкырлар» мәҗлесендә Илһам абыйга пародия ясап, аныңча кулларны болгап, чыгыш ясадым. Халыкка бик ошады, кул чаптылар. Тагын җырлавымны сорадылар. Бер-ике көн үткәч, Илһам абыйны күрдем. «Минемчә җырлама! Нишләп җырлыйсың?» – дип, «яхшы» сүзләр дә әйтте. Бөтен кеше пародия ясый, миңа: «Җырлама!» – дигәч, шаккаттым», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Мирсәет Сөнгатуллин әйтүенчә, Илһам Шакировның ачуы чыккан булган. «Илһам абыйга пародия ясау ярамый булып чыкты. Башка җырчылар Мәскәүдә бер-берсенә пародия ясап чыгыш ясый бит. Илһам абыйга ошамады, пародия ясаганны яратмады. Шуңа күрәдер дә», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100