news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мирсәет Сөнгатуллин: Татарстанда милли фольклор үзәге ачарга хыялланам

“Яшьләрне милли рухтагы сәнгать белән тәрбиялисе килә”, - диде Татарстанның халык артисты.

(Казан, 18 июнь, “Татар-Информ”, Рәмзия Закирова). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин Татарстанда милли фольклор үзәге ачарга хыяллана. Бу хакта ул  “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында әйтте. 

“Бүгенге көндә һәрбер район үзәгендә диярлек сәнгать мәктәпләре эшләп килә. Иҗади сәнгать түгәрәкләре дә бихисап. Әлбәттә, аларның файдасы чиксез зур. Шулай да, минем барча уен коралларында да уйный белә торган музыкантлар тәрбиялисем килә”, - дип белдерде Мирсәет Сөнгатуллин.

“Әгәр республикада милли фольклор үзәге калкып чыкса, әлеге түгәрәкләрдә балалар курайда да, кубызда да, башкорт кураенда да, тальянда да уйнарга өйрәнерләр иде. Балалайка, мандолина кебек рус уен коралларын өйрәнү дә мөһим”, - дип саный композитор.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100