Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мирсәет Сөнгатуллин татар халык җырларын туплый
14 сәгатьлек җыентыкта 205 татар халык җыры урын алган.
(Казан, 18 июнь, “Татар-Информ”, Рәмзия Закирова). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин татар халык җырларын бергә туплый. Бу хакта ул “ТНВ-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында белдерде.
“Мин бүгенге көндә тамашачылар тарафыннан онытыла барган җырларны яңадан халыкка чыгарырга тырышам. Халык җырлары тупланган махсус җыентык та чыгардым. Әлеге 14 сәгатьлек җыентыкта барлыгы 205 татар халык җыры урын алды”, - дип белдерде Мирсәет Сөнгатуллин.
Җырчы сүзләренә караганда, аларны эзләп табу бер дә катлаулы булмаган.
“Күбесен татар халык җырлары китапларыннан алдым. Андый басмалар саны гаять күп – эзләргә генә кирәк. 1954 елда чыккан җыр китапларына кадәр бар. Шунысы сөендерә – татар халык җырлары һаман табылып тора. Күптән түгел генә тагын 40 ка якын шундый җырга тап булдым, - дип белдерде Мирсәет Сөнгатуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз