news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мирсәет Кәбиров истәлегенә узган районара ярышта Чирмешән командасы беренче урынны яулады

Нурлат спортчылары –икенче, Әлмәт көрәшчеләре өченче урында.

(Чирмешән, 21 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Җинаятьче кулыннан һәлак булган чирмешәнле, милиция майоры Мирсәет Кәбиров истәлегенә ярышларны ел саен уздыру матур традициягә керде. Узган елны ул беренче тапкыр оештырылды һәм анда район спортчылары гына катнашкан иде. Быел исә ярышлар инде республика дәрәҗәсендә үткәрелде, турнирда Нурлат, Әлмәт, Яңа Чишмә һәм Әлки районнары вәкилләре дә көч сынашты, дип яза район газетасы.

Быел турнир Мирсәетнең туган көненә туры килде, 18 ноябрьдә аңа 48 яшь тулган булыр иде.

Мирсәет Кәбиров ачык йөзле, изге күңелле, кешелекле, ярдәмчел кеше буларак күңелләребездә саклана. Үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев, татарча көрәш буенча район федерациясе җитәкчесе Әмир Могыйзов, полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин һәм башкалар да бүген Мирсәетне искә алып чыгыш ясадылар. Аңа багышланган видеоролик та күрсәтелде.

Мәрхүмнең бу чарага килгән тормыш иптәше Тәкъзимә һәм әтисе Мирсәяф абый аны онытмауларына рәхмәтләрен җиткерделәр.

-Мирсәет һәлак булган көннән байтак гомер узса да, хезмәттәшләре аны онытмыйлар, - ди Тәкъзимә. – Бу ярышлар да инде икенче тапкыр һәм оешкан төстә уза. Ирем исемендә полиция бүлекчәсендә премия дә бар. Урамыбыз аның исемен йөртә. Шушы көннәрдә урам башына куелган мемориаль тактаны да яңарттылар. Безгә дә гел ярдәм итеп торалар, бәйрәмнәрдән калдырмыйлар, күчтәнәчләр, бүләкләр китерәләр. Форсаттан файдаланып, мин полиция коллективына, шәхсән бүлекчә начальнигы Илгиз Алмакаевка, Самат Хәйруллинга, кадрлар бүлеге начальнигы Гүзәл Хәмитовага һәм ветераннар оешмасы рәисе Фәрхад Хәйруллинга барысы өчен дә, рәхмәтемне җиткерәм.
Ярышларда катнашучыларны якташыбыз, дөнья чемпионы, көрәшче Ильяс Галимов та сәламләде, уңышлар теләде.

Турнирның баш хөкемдары Илгизәр Закиров спортчыларны кагыйдәләр белән таныштырганнан соң, көрәш башланып китте.

Җиңүчеләрне 10 үлчәү категориясендә билгеләделәр. Райондашларыбыз сынатмадылар, Чирмешәннән Илназ Шәрәфетдинов, Сергей Мещев, Риназ Хөснуллин, Олег Максимов, Айзат Шәрәфетдинов, Айрат Төхвәтуллин, Тимур Беляев, Лашманнан Нәзир Ибәтуллин үз авырлык категорияләрендә беренче урынны яуладылар, икенче һәм өченче урын алучылар да шактый күп булды.

Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм грамоталар тапшырдылар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100