news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миронов яңа туган балаларның әтиләренә биш көн түләүле ял бирергә тәкъдим итте

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов яңа туган балаларның әтиләренә биш көнлек түләүле ялга хокук бирергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу ир-атларга бала туганнан соң беренче көннәрдә гаиләгә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Яңа туган балага әйберләр сатып алырга, өйдә баланы һәм хатынын каршы алырга әзерләнергә әти кешегә биш көнлек түләүле ял бирсәләр, дөрес булыр иде», – диде Миронов ТАСС белән әңгәмәдә.

Ул шулай ук элегрәк әтиләргә бала туганнан соң өч ай эчендә 14 көнгә түләүле отпуск бирү инициативасы белән чыгыш ясавын искә төшерде.

Хәзер, РФ Хезмәт кодексы нигезендә, хезмәткәр бала тууга, никахны теркәүгә яки якын туганының үлеменә бәйле рәвештә хезмәт хакын саклап калмыйча, биш көнгә кадәр ял алырга хокуклы.

news_right_1
news_right_2
news_bot