Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миронов Яңа ел алдыннан азык-төлеккә бәяләр үсешен туктатып торырга чакыра
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов Яңа ел бәйрәмнәре чорына азык-төлек һәм эчемлекләргә бәяләр үсешен туктатып тору инициативасы белән чыкты. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Парламентарий сүзләренчә, азык-төлеккә бәяләр ел ахырында үсә, бу россиялеләрнең чыгымнарын сизелерлек арттыра.
«Әйдәгез, бу елның 1 декабреннән 10 гыйнварга кадәр азык-төлеккә, эчемлекләргә бәяләр үсешен туктатып торыйк. Кешеләргә Яңа елны яхшы каршы алырга ирек бирегез», - дип белдерде Миронов.
Ул билгеләп үткәнчә, соңгы айларда азык-төлеккә ихтыяҗ кими, бу, аның сүзләренчә, гражданнарның мәҗбүри экономияләве турында сөйли.
Миронов бәяләр үсешен вакытлыча туктатып тору россиялеләргә финанс йөкләнешен киметергә ярдәм итәр иде, дигән ышаныч белдерде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз